10 ноябрьдә һөнәри бәйрәм - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машиналар тапшырды.
Тантаналы чарада Чүпрәле районыннан полиция участок уполномоченные, полиция лейтенанты Ильвир Мердеев катнашты.
Чүпрәле бүлеге бер берәмлек хезмәт машинасы: «Нива»алды. Барлыгы 63 яңа автомобиль тапшырылды.