Иртәгә, 10 ноябрь көнне, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин.
Көндез явым-төшем көтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары 4-0 градус тирәсендә торачак.
Урыны белән бозлавык булырга мөмкин.