8 ноябрь көнне Чүпрәледә тагын бер озын гомер итүче үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Бу-Городище авылында яшәүче Алексей Николаевич Кадуков. Аңа 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев килделәр. Котлауларга авыл ветераннар советы рәисе Владимир Ильин да кушылды.
Кунаклар юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, туганнары янәшәсендә сәламәтлек, иминлек теләделәр.