40 меңнән артык кеше транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан файдаланган

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

   Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнде.

   Транспорт чаралары теркәлгән физик затлар транспорт салымы түләүчеләр булып торалар. Транспорт салымы суммасына, аерым алганда, салым ставкасы; календарь ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итү вакытына бәйле коэффициент; уртача бәясе 3 млн. сумнан алып җиңел автомобильләргә карата коэффициентны арттыручы коэффициент; ташламаларга хокук йогынты ясый.

   Салым белдерүендә транспорт салымы суммасын исәпләүнең дөреслеген "ФЛ транспорт салымы калькуляторы" сервисы ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Әйтик, двигателе 107 ат көче булган автомобильгә транспорт салымы суммасын исәплибез. Двигателе 100 ат көченә кадәр 150 ат көченә кадәр булган (73,55 кВт дан 110,33 кВтка кадәр) автомобильләр буенча салым ставкасы һәр ат көченнән 35 сум тәшкил итә. Салым суммасын билгеләү өчен ставканы егәрлеккә тапкырларга кирәк, бу очракта транспорт салымы бер ел эчендә 3 745 сум килеп чыга.

   Бер ел эчендә уртача бәясе 3 миллион сум булган кыйммәтле автомобильләр өчен транспорт салымы суммасын билгеләү өчен ставканы егәрлеккә һәм арттыручы коэффициентка тапкырларга кирәк. 
Транспорт салымы буенча ташламалар федераль һәм региональ законнарда каралган.

    Мәсәлән, Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә инвалидлар файдалану өчен махсус җиһазландырылган яисә социаль яклау аша алынган җиңел автомобильләргә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең махсус техникасына, 5 ат көченә кадәр двигательле көймәләргә транспорт салымы салынмый.
   Моннан тыш, эзләнүдә булган транспорт чарасы хуҗасына кире кайтарылган айга кадәр салым салынмый. Ягъни, әгәр эзләү туктатылган, ә машинаны тапмаганнар икән, салым салынмаячак. Салым түләүчегә ел саен транспорт чарасын урлау фактын раслау таләп ителми.

«Транспорт салымы турында» 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән үз милкендә двигателе 100 ат көченә кадәр булган автомобильләргә ия булган I һәм II төркем инвалидлар да кергән аерым категория гражданнарга салым ташламалары каралган. Шул ук вакытта транспорт салымы ташламасы бер автомобиль өчен каралган.
  Агымдагы елда Татарстан Республикасында транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан 40 меңнән артык кеше файдаланган. Салым түләүчеләрнең әлеге ташламалы категориясе өчен салым ташламаларының гомуми суммасы 107 миллион сум тәшкил итте.
   Моннан тыш, узган елда яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән транспорт чаралары булган һәм икътисад тармакларында үз эшчәнлекләрен алып баручы 22 меңгә якын шәхси эшмәкәрләргә 2020 ел өчен 87 миллион сум күләмендә салым ташламалары бирелде.

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына 2020 ел өчен милек салымнарын 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International