Татарстанда томан тошүе ихтимал

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

  Синоптиклар фаразлавынча, 2021 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Шулай ук төнлә һәм иртән урыны белән җепшек кар, яңгыр явачак.Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0.+5˚, көндез +3.+8˚ градусны тәшкил итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International