Чүпрәленең ике авыл җирлегенә бүләкләр тапшырылды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

    Бүләкләрне район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә тапшырды.

   «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының республика этабында "Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле "кире элемтәне" тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка рәвешләрдә гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) җәлеп итү"  номинациясендә 4 нче урын яулаган Иске Шәйморза авыл җирлеге (җирлек башлыгы Илһамия Мөхитова) Диплом белән бүләкләнде.

   «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең партия эшендә, чараларны  үткәрүдә актив катнашканы өчен  Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International