Чүпрәлеләр "Тоталь диктант" яздылар

2021 елның 10 апреле, шимбә

   Бүген Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узды.

   "Тоталь диктант" - барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган акция. Анда катнашучылар үзләренең грамоталылыгын һәм рус телен белүләрен тикшерә алалар.

   Чүпрәле районында "Тоталь диктант" ны 10 мәйданчыкта яздылар. Диктант язуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов та катнашты.

  "Тоталь диктант" нәтиҗәләре totaldict.ru сайтында урнаштырылачак. Тоталь диктантта катнашучыларның һәркайсы үз коды белән (үз пароле буенча) бу сайтка керә һәм үз нәтиҗәләрен белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International