Татарстанлыларны ике республика проекты – «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез – Море Татарстана» өчен туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсы финалында тавыш бирергә чакыралар.
Финалга узган ун инициатива өчен тавыш бирү 30 сентябрьдә башланды. Ул 9 октябрь 23 сәгать 59 минутка кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.
Татарстан проектлары өчен тавышны https://priroda кlife/geography/ сайтының «География» бүлегендә бирергә мөмкин. Социаль челтәрләрдәге аккаунт яки почта аша теркәлү кирәк.
Моңа кадәр узган тавыш бирүдә татарстанлылар активлыгы белән республика проектлары беренче унлыкка эләгү генә түгел, беренче урынны да алды. Проектлар 74 мең тавыш җыйды.
Биектау районындагы «Зеркала Татарстана» («Татарстан көзгеләре») кластерына өч чиста сулыгы булган «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, Семиозер урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә «Диңгез – Море Татарстана» кластеры Кама Тамагында Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.