Чүпрәле районында "бердәмроссиялеләр" район Башлыгы вазифасына кандидат тәкъдим итү турында Карар кабул иттеләр

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

      Чүпрәле районында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Чүпрәле җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе булып узды.

      Конференция эшендә башлангыч бүлекләрдән һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафдарларыннан 39 делегат катнашты.

      Конференциядә сайлау кампаниясенә йомгак ясалды. Анда Җирле сәяси совет составын яңарту, ТР Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы вазифасына кандидатура тәкъдим итү турындагы мәсьәләләр каралды.

      Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары Җирле сәяси совет составына партиянең Яңа Элмәле беренчел бүлеге секретаре Р.Н.Дружковны, партиянең Звезда беренчел бүлекчәсе секретаре итеп М.В.Денисовны сайладылар.

      Башлык вазифасына ике кандидатура тәкъдим ителде: М.Р.Гафаров һәм Г.И.Халитов. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, күпчелек депутатлар Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советы депутаты Марат Гафаров кандидатурасын якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International