Чүпрәледә "Татарча диктант"ка башка милләтләр дә кушылды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

   26 сентябрь көнне Чүпрәлеләр"Татарча диктант" язып, татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр.

  Диктант язу өчен мәйданчыклар мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә оештырылды. Диктантка шулай ук район мөселманнары да кушылды. Алар диктантны мәчетләрдә яздылар.

 

   Иске Чүпрәле авылында район мәдәният йортында, «Созидание» яшүсмерләр клубында, 1 санлы  Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында, шулай ук Иске Чүпрәле авылы мәчетендә урнашкан дүрт мәйданчыкта грамоталылыкны тикшерү буенча мәйданчыклар булдырылды.

    Диктантны укучылар да, өлкән буын: ветераннар, пенсионерлар, укытучылар да язды. Район җитәкчеләре дә: Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасарлары Айрат Җәләлов, Илһам Бикчуров һ.б. татар теле буенча белемнәрен тикшереп карауга бик теләп кушылулыларын белдерделәр.

   Район Башлыгы Марат Гафаров исә бүген Казанда булды, ул диктантны ТР Министрлар Кабинетында язды.

   Диктант язу өчен 30 минут вакыт бирелде. Диктант татар язучысы һәм журналист Ибраһим Газиның «Сыерчылар» әсәреннән өзек буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында тәкъдим ителде. Онлайн режимда текстны ТНВ каналы буенча профессор Фоат Галимуллин укыды.

   Әйтергә кирәк, акциядә башка милләт кешеләре дә катнашты.

   Денис Волков Түбән Чәке урта мәктәбендә укыган. Мәктәптә ул чуваш һәм татар телләрендә аралашкан.

   - Зур теләк белән «Татарча диктант» акциясендә катнашам. Үземне тикшереп карарга телим. Мәктәптә без татар телен өйрәндек һәм диктант яздык, минем яхшы билгеләрем бар иде. Башка телләрне белү теләсә кайсы кешенең мөмкинлекләрен шактый киңәйтә. Кеше аралаша, башкаларны аңлый. Шуңа күрә мин моны бик кирәкле дип саныйм, чөнки безнең район күп милләтле, монда татарлар, чувашлар, руслар да яши.

   Әлеге акция 2015 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телен популярлаштыру.

   Узган ел акциядә 85 меңнән артык кеше катнашты. Быел катнашучылар саны 100 000 кеше булыр дип көтелә.

   Диктант нәтиҗәләре diktant рәсми сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International