Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

  2020 елның 1 октябрендә, көзге чакырылышның беренче көнендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» эшләячәк.

  "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
   2020 елның 1 октябрендә Сез шулай ук армиягә чакырылуга кагылышлы сорауларыгызны Whatsappка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
   Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International