Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән кайтучы гражданнарга чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә COVID-19га лаборатория тикшеренүе узарга тәкъдим итә.
Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының, 22нче номерлы карары (27.07.2020 ел) нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре бердәм порталында теркәлергә кирәк. Анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк, чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19га лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып, тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк.