Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтания Әхтәмованы юбилее белән котладылар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

      Бүген Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтания Адиҗан кызы Әхтәмова үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

      Әлеге күркәм дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров котлады. Россия Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрен юллады.

      Солтания Әдиҗан кызы Иске Шәйморза авылында туа һәм үсә. Колхозда эшли. 1954 елда авылдашы Әнвәр Зәкиҗан улына кияүгә чыга. Ул колхозда электрчы булып эшли.

      Тату, бәхетле гаиләдә биш бала туа. Кызганыч, юбилярга бер улын югалтуны кичерергә туры килә.

      Бүген Солтания апа үзенең төпчек улы Илсур белән яши. Аның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International