МФЦ хезмәтләре Пенсия фонды РФ һәм ТР Дәүләт порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр, мәсәлән:
- дистанцион чит ил паспорты рәсмиләштерергә
- машина йөртү таныклыгы алырга
- хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә
- ТКХ өчен түләү
- табибка язылу
- пенсионерларга тиешле ташламалар турында белергә һ. б.
Укулар «Минем документлар» офисларының кабул итү залларында урнаштырылган компьютерларда уздырылачак.
Күп кенә хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен ЕСИА да хисап язмасы кирәк. Аны алырга теләгән өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк.
МФЦ белгечләре ярдәменнән файдалану өчен алдан язылырга яки «тере чират» буенча талон алырга кирәкми. Консультантка килү максатын әйтү дә җитәрлек.