Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 23 сентябрендәге 35 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының беренче утырышы чакырыла.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.
3. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында.
4. «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2019 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Район Советы утырышы 2020 елның 28 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.