Иртәгә, 24 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар республика буенча урыны белән -2 градуска кадәр салкын көтелүен фаразлый. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшәчәк.