Мәктәпләрдә туклануны оештыру турында

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

1. Көн саен мәктәп ашханәсендә сыйныфташлар белән бергә ашагыз.
Исегездә тотыгыз, мәктәптә оештырылган көндәлек сәламәт кайнар ризык яхшы кәефкә, югары акыллы эшкә, яңа белемнәр алуга, уңышлылыкка, өлгерешкә, физик культура һәм спортта яңа казанышларга ирешүгә, организмны йогышлы авыруларны кузгатучылардан саклауга, дөрес туклану һәм сәламәт азык өстенлек бирү гадәтен формалаштыруга ярдәм итә.
2. Дөрес туклану режимын саклагыз.
• Ризык кабул итү вакыты көн саен бертөрле булырга тиеш, бу зур әһәмияткә ия һәм организмны азык кабул итүгә алдан әзерләүгә ярдәм итә.
• Ашакмыйча өстәл артына утырып ашагыз, тәнәфес вакыты җитәрлек (кимендә 20 минут).
3. Ашамыйча калмагыз.
Кеше организмының дөрес үсеше өчен һәр ризык кабул итү мөһим. Мәктәптә кайнар аштан баш тартмагыз.
4. Сәламәт туклану принципларын тотыгыз.
5. Ашар алдыннан кулларны җентекләп юарга онытмагыз.
   Кулланучылар хокукларын яклауның барлык сораулары буенча сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге»  филиалының Буа, Чүпрәле, Апас районнарындагы консультация пунктына 422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт адресы буенча яки (8-84374)3 5447 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International