Гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Нигезләмәдә гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру каралган. Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.

   Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын аңларга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сузмыйча бу хакта салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә.
   Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе теркәүче салым органы булып санала (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International