Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча яңа «Кайнар линия» телефоны эшли башлады

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

   Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәзер Татарстан ПФР контакт - үзәге операторларына 8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә.

   Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә булган иде.

   Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм 2016 елда гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул ителде.

   Көн саен контакт–үзәк белгече 120гә якын шалтырату кабул итә, һәр граждан буенча мөрәҗәгатьләрнең базасын һәм тарихын формалаштыра.

   Контакт-үзәк ярдәмендә татарстанлылар РФ Пенсия фонды компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар, шулай ук пенсия белән тәэмин итү буенча шәхси консультация ала алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International