Чүпрәленең яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык 2020" фестиваленнән бүләкләр белән кайттылар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

  Казанда "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы узды. Анда Чүпрәле районының яшь талантлары чыгыш ясады.

   «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле, җитәкчесе Лилия Җамалтдинова, «Хореография» номинациясендә 3 нче урынны яулады.

  Шулай ук «Юрай» вокаль ансамбле (Подснежник), җитәкчесе Надежда Васильева һәм «Яшьлек» хореография ансамбле (кече төркем), җитәкчесе Ольга Ефремова Диплом белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International