Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 18 сентябрендә республика территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә, көнчыгыш районнарда -1 градуска кадәр салкын булуы ихтимал; иртән һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләп, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, һичшиксез биналарга яисә подъездларда кереп качарга киңәш итәбез.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында тору да куркыныч.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.