Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 сентябрендә төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с (Казанда) көчле җил, аерым районнарда туфракта -0 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

   Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
   Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләп, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, һичшиксез биналарга яисә подъездларда кереп качарга киңәш итәбез. 
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый. 
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында тору да куркыныч.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

   Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International