"Дәүләт хезмәтләре" Электрон Хөкүмәте сайты http://gosuslugi.ru гражданнарга Россия Федерациясе башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрсәтелә торган төрле дәүләт хезмәтләрен алуда ярдәм итү өчен булдырылган.
Порталда тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе - Федераль салым хезмәте хезмәтләре.
Порталда күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүматны ике ысул белән эзләргә була: я тематика буенча ("салымнар һәм финанслар" бүлегендә), я дәүләт хакимияте органы буенча. Моннан тыш, барлык мәгълүмат блокларга бүленә: физик һәм юридик затларга.
Конкрет хезмәт алу өчен бары тик www.uslugi.tatar.ru - Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы яисә www.gosuslugi.ru - Федераль дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә генә кирәк.
Авторизациядән соң порталда "Шәхси кабинет" булачак, анда Россия Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне алырга мөмкин булачак:
- 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тапшырырга;
- үз ИНН белергә ;
- салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмә алырга;
- салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алырга;
- юридик затны яки шәхси эшмәкәрне теркәү.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.