13 сентябрь, ТР Президентын сайлау көнендә, Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында гомер итүче тыл ветераны Наиля апа Ильязова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Наилә Шиһап кызы Ильязова биш бала, онык һәм оныкчыкка бай кеше. Быелгы истәлекле юбилейлы туган көненең нәкъ менә Татарстан Президенты сайлаулары көненә туры килүенә ул аеруча да шат.
Юбиляр сүзләренчә, ул сайлауларны бервакытта да калдырмаган. "Элек сайлаулар чын бәйрәм кебек үтә иде. Тирә-күршеләр, урам халкы дәррәү килеп, бергәләшеп сайлауларга төшә идек. Кызганыч, аларның күбесе юк инде хәзер. Ярый әле хәзер өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. Шулай да мин элеккегечә сайлауларга үзем төштем. Тормыштагы барлык матурлыкны күрә белергә, тагын да яхшырак булсын өчен сайлауларда һичшиксез катнашырга кирәк", - ди тыл хезмәтчәне.
Наилә Шиһаповна ялгызы гына яшәсә дә, ул балаларының даими кайгыртуын, игътибарын күрә.
Әлбәттә, шундый икеләтә күркәм булган көндә юбилярны котларга район Башлыгы Марат Гафаров шәхсән үзе килде. Наилә апа ил Президенты исеменнән дә котлаулар алды. Владимир Путин аңа котлау открыткасы юллаган. Район Башлыгы Марат Гафаров исә сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләк тапшырды.
Юбилярны шулай ук, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР һәм Ульяновск өлкәсе буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов та котладылар.