13 сентябрьдә, ТР Президентын сайлау көнендә, Түбән Каракитә авылында Энҗе һәм Кыяметдин Камаловлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны котларга район Башлыгы Марат Гафаров, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР һәм Ульяновск өлкәсе буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов, балалары, оныклары, туганнары килгән иде.
Камаловлар кунакларны үзләренең җылы, якты нигезләрендә каршы алдылар. Әйтергә кирәк, 1 сентябрьдә Энҗе Җамалетдин кызы үзенең сиксән икенче туган көнен дә билгеләп үтте.
60 елдан артык гаилә учагын тигез, тату итеп саклау бер дә җиңелләрдән түгел. Юкка гына халык телендә “Тормыш итү – кыр кичү генә түгел”, дигән гыйбарә йөрми. Камаловлар үткән тормыш сукмагында да барысы да — кайгысы да, шатлыгы да була, әмма бернигә дә карамастан, алар үз мөнәсәбәтләрен җылы һәм эчкерсез саклап кала алганнар.
- Сез барыбыз өчен дә үрнәк гаилә. Яшәү рәвешегез белән сез һәркемгә ничек гафу итәргә, ышанырга һәм яратырга кирәклеген күрсәтәсез. Мин сезне чын күңелдән шушы күркәм бәйрәмегез белән котлыйм. Иң мөһиме - озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм көч, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын телим, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Марат Гафаров Камаловларны котлап.
Камаловлар гомер буе алар туган авылларында эшләгәннәр. Кыяметдин абый 40 ел «Йолдыз» колхозында алдынгы механизатор булып хезмәт итә. Энҗе апа Райпо системасында азык-төлек кибете мөдире булып эшли, аннан хат ташучы һәм сөт җыючы хезмәтләрен башкара.
Алар 4 ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Камаловлар гаиләсенең дәвамы булып, 6 онык үсеп килә.