Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ТР Президентын сайлауда тавыш бирде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

   1 сентябрьдә Чүпрәле районында, бөтен республика белән берртәттән, ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау кысаларында тавыш бирү башланды. Иртән сәгать 8дә районда барлык 36 сайлау участогы ачылды һәм тавыш бирү башланды.

   Сайлауларның беренче көнннәрендә үк тавыш бирүчеләрнең саны шактый булды. Районның һәр кешесе, кампаниянең мөһимлеген аңлап, бөтен җаваплылык белән әлеге сәяси чарада катнаша.

 13 сентябрьдә 1369 нчы сайлау участогына район Башлыгы Марат Гафаров та үз тавышын бирергә килде. Район Башлыгы сайлау кампаниясенең барышы белән кызыксынды, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итте.

   “Һәркемне актив тормыш позициясе күрсәтергә, республика һәм туган ягы үсеше өчен сайлау хокукын файдаланырга чакырам", - дип билгеләп үтте Марат Гафаров һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлы эш көне теләде.

   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлау участокларында куркынычсызлык чаралары үтәлә: кергәндә температураны үлчиләр, кулларны антисептик белән эшкәртәләр, маскалар, перчаткалар һәм шәхси ручкалар бирәләр. Биналарны даими рәвештә җилләтү оештырылган.

   Тавыш бирү барышын җәмәгатьчелек күзәтүчеләре тикшереп тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International