Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

2020 елның 4 сентябре, җомга

   Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 5 һәм 6 сентябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкынлык көтелә.

   5 сентябрьдә төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.

   Туфрак өслегендә туңдыру сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының  һәм үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдырудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән ябып куярга кирәк.
   Яшь үсентеләрне туңудан саклау өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш.
   Фаразланган һава шартлары аркасында, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар. Сак булыгыз!

   Нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International