Һава торышының явымсыз коры торуыннан файдаланып, игенчеләр урып – җыю эшләрен югары темпта дәвам иттерәләр
Республика буенча 1504,8 мең гектарда үстерелгән бөртеклеләрнең 90 процентында ашлык җыеп алып алынды. Һәр гектардан уртача 36,4 центнер уңыш чыга. Әтнә районы беренчеләрдән булып ашлык суктыруны төгәлләделәр. Норлат, Саба, Чистай, Балтач, Азнакай, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарында да урак темпы югары.
Чүпрәле игенчеләре бөртеклеләрнең 85 процентында урып – җыю үткәрделәр. Уртача уңыш күрсәткече 34,7 центнерны тәшкил итә. Районда беренчеләрдән булып “Цильна” хуҗалыгы комбайнчылары уракны тәмамлады. Аның артыннан ук Илмир Мәхмүтов, Җәүдәт Гафуров, Алексей Амосов һәм Виктор Артемьев җитәкләгән крестьян фермер хуҗалыклары да уракны тәмамлаулары турында хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, республика комбайнчылары арасында ярыш дәвам итә. Ярышларның объективлыгы өчен комбайннарны егәрлеге буенча дүрт төркемгә бүлгәннәр иде. Беренчесенә – куәте 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр булган техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
Хәзерге вакытта урып – җыюдан тыш басуларда салам җыю, туңга сөрү, уҗым культуралары чәчү дәвам итә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, 10 сентябрьгә кадәр чәчүне төгәлләү бик отышлы булачак. Туңга сөрү эшләрен дә иртәрәк башкару файдалы. Агрономнар андый басуларны ярты пар диләр. Агроидарәнең техника буенча белгече Илдар Камалов сүзләренчә, әлеге агротехниканы тәүлек буе 60 тан артык трактор башкара икән. “Беренче чиратта механизаторлар техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. Безгә кеше гомере, аның сәламәтлеге кадерле. Хәзер көннәр кыскара бара. Димәк, басулардагы эшләрне караңгы вакытта да үтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә һәр механизатор үз – үзен һәм хезмәттәшен сакласын иде!,- ди ул. Караңгы вакытта техниканы бер кырдан икенчесенә күчерү катгый тыела.