Гомәрова Сәгъдәтбану Идият кызы Республика көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбиляр Иске Шәйморза авылында туган һәм гомере буе шунда эшләгән. 1952 елда Сәетгәрәй Гомәров белән гаилә коралар. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Сәгъдәтбану апа Казан шәһәрендә кызы Зөмәрә ханым тәрбисендә көн күрә. Сәгъдәтбану апаны үзенең уңышлары белән 11 онык һәм 10 оныкчыгы сөендерә.
Район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов Казан шәһәренә барып, юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде. Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.