Республика көнендә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәрендә " Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Таткультурессцентр»тарафыннан оештырылды.
Фестивальда «Чүпрәле егетләре» гармунчылар һәм баянчылар халык ансамбле (җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов) та катнашты. Ансамбль Диплом белән бүләкләнде.
"Уйнагыз, гармуннар" фестивале 1985 елда оештырылган иде. Шул вакыттан бирле ул ел саен Казан шәһәрендә бөтен республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән иң яхшы гармунчыларны җыя.