Чүпрәлеләр "Иң яхшы комбайнчы" исеме өчен ярышалар

2020 елның 29 августы, шимбә

   Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Конкурс 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, һөнәрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, ТР агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә. Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк.

  Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчылар республика конкурсы узачак, 100 мең сумлык 200 премия билгеләнгән.

   Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә 140 тан 230 ат көче, икенчесенә – 230 дан 290 ат көче, өченчесенә - 300 дән 326 ат көче, дүртенчесенә - 351дән 530 ат көче булган техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

   Беренче төркем буенча Чүпрәле һәм Кайбыч районнары комбайнчылары – Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров – «Низамов А.А.» КФХ, Илсур Вәлиев - «Туган як-Агро»ҖЧҖ комбайнчылары алда бара.

  Икенче төркемдә лидерлар өчлегендә Әлки һәм Аксубай районнары комбайнчылары – Рафис Насыйбуллин, «Восток Зернопродукт» АҖ, Җәүдәт Сафиуллин, «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм Анатолий Краснов, «Хузангай»ҖЧҖ комбайнчылары.

   Өченче төркемдә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХ комбайнчылары - Рафис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндәрҗанов.

   Соңгы төркемдә Зәй районының «Агросила» АҖ комбайнчылары - Илдус Фәтхуллин, Максим Тазов һәм Дамир Шәйгарданов.

   Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, аның мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә конкурста 1139 комбайнчы катнаша, икмәк чабуда 114 комбайн катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International