"Җиңү диктанты" - Халыкара тарихи акция, ул Россия һәм башка дәүләтләр гражданнарына Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә.
Быел «Җиңү диктанты»н уздыру Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм 3 сентябрьдә узачак.
Чүпрәле районында Җиңү диктанты үткәрүнең төп мәйданы - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе. Диктантта катнашу өчен Диктантпобеды РФ акциясенең рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
Диктант 14: 00 сәгатьтә башлана.