Марат Гафаров Мунчали авылында яшәүче Фәйзерахман Мәхмүтовны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 29 августы, шимбә

   28 август көнне Мунчали авылында яшәүче Мәхмүтов Фәйзерахман Сафин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Бу көнне юбиляр Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайловтан бүләкләр һәм җылы котлау сүзләре кабул итте. 

   Фәйзрахман абый гомер юлдашы Гөлсем апа белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар 15 оныкларына һәм 11 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International