Республика көне һәм район көне кысаларында 27 август кичендә "Чүпрәле" паркы сәхнәсендә бүләкләү һәм хөрмәтләү тантанасы узды.
Сәхнәгә Шланга авылыннан Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Сатсия һәм Рәфыйк Хәертдиновлар, Россия гражданины паспортын алучылар, төрле олимпиадаларда һәм спорт чараларында җиңүчеләр һәм призерлар, төзекләндерү буенча район конкурсында җиңүчеләр, шулай ук Зәки Нури премиясе лауреатлары чакырылды.
Тантанада катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров сәламләде, рәхмәт хатлары, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.
Кичәдә чүпрәлеләргә, район кунакларына күп кенә күңел ачу чаралары тәкъдим ителде: Вил Усманов, "Казан егетләре", Андрей Думилин катнашында концерт булды.
Аттракционнарында балалар рәхәтләнеп уйнадылар, яшьләр өчен кичке дискотека оештырылды. Һәм, әлбәттә инде, район халкын яңа уңышларга, яңа җиңүләргә чакырып, бәйрәм салюты яңгырады.