Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү булды. Анда бөтен республикадан 48 гаиләне хөрмәтләделәр.
Чүпрәле районыннан Михайловлар гаиләсе дә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнаштылар.
Татарстан Президенты гаиләләргә рәхмәт белдерде һәм мәхәббәт, иминлек, сәламәтлек теләде. "Гаилә - тормышның нигезе", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.