Бүген, 25 августта ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Чүпрәле районына килде.
Исегезгә төшерәбез, бер гасырлык юбилеена багышланган эстафета 2020 елның 30 гыйнварында Бурятиядә старт алды һәм бүген ул Чүпрәле районына килеп җитте. Юбилей флагын чүпрәлеләр «Сөмбелә» халык фольклор коллективы белән ипи һәм тоз белән район чигендә каршы алдылар.
Аләм Чүпрәле җиренә баскач, алдынгы «Чынлы» хуҗалыгы басуларына юл алды. Биредә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыю кампаниясенең финиш сызыгында. «Чынлы» җәмгыяте директоры Барис Гафуров сүзләренә караганда, урып-җыюны тәмамларга санаулы гектарлар калган. - ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасының хуҗалык кырларына килүе-тарихи вакыйга. Без юбилей флагын җиңү белән каршы алабыз. Нәтиҗәле хезмәт юлыбыз, уңышларыбыз республикабызның бер гасырлык юбилеена һәм районыбызның 90 еллыгына бүләк булачак, - дип билгеләп үтте Барис Гафуров. ТАССРның 100 еллыгы флагы фонында алдынгы комбайнчылар директор кулыннан урып-җыю эшләре тәмамлану уңаеннан акчалата бүләкләр алдылар. Аннары Флаг эстафетасы район үзәгенә килеп җитте. Аны чүпрәлеләр көчле алкышлар астында район амфитеатрында каршы алды. Флагны олылау тантанасында район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
- Бүген безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм мөһим вакыйга - ТАССРның 100 еллыгы аләмендә Чүпрәле гербы да барлыкка киләчәк. Безнең районның язмышы республика төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Быел Чүпрәле муниципаль районы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бер гасырлык юбилее эчендә республика героик юл узды, бүген ул Россия Федерациясендә алдынгы төбәкләрнең берсе, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров һәм Чүпрәле районы гербы билгесен ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте.
ТАССРның 100 еллыгы флагы республиканың 43 муниципаль районында, ике шәһәр округында булып, Казанга кайтачак. Ә 30 августта билгеләп үтелүче Республика көнендә эстафетаның финал чарасы узачак. Аннан соң флаг башкаланың Милли музеенда үз урынын алачак.