Чүпрәледә терлекчеләр малларны кышлатуга әзерләү буенча киңәштеләр

2020 елның 25 августы, сишәмбе

        Көтүлекләр чоры тәмамланганчы бик аз вакыт калып бара.

       «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасының Каракитә филиалында терлекчелек биналарын кышлатуга әзерләү буенча семинар узды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек буенча баш белгечләр һәм урта звено җитәкчеләре катнашты. Чарада катнашучылар терлекчелек фермаларының кышкы абзарларга әзерлеге һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы белән таныштылар. Семинар филиалның савым сыерлары асрала торган фермаларны караудан башланды.

    Көтүлекләр чоры тәмамланганчы бик аз вакыт калып бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов сүзләренә караганда, терлекчелектә кышкы абзар чоры 1 сентябрьдән башлана. Терлекләр җәйләү-көтүлектә булганда, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек биналарын кышкы абзар чорына әзерләү буенча актив эш алып барылды. «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы филиалларында биналарны чистарту һәм агарту, тирес чыгару системаларын ремонтлау, агач идәннәрне өлешчә алыштыру, кардаларны ремонтлау эшләре башкарылды.

    "Җәй буе бу эш белән 22 төзелеш бригадасы шөгыльләнде. Төзелеш материаллары белән өзеклекләр булмады. Афәрин егетләр, бик тырышып эшләделәр", - ди агрофирма прорабы Рәис Айметдинов. Бүгенге көндә бу агрофирмада терлекчелек биналарының терлекләрне кышлатуга әзерлеге 90 проценттан артык. Кышкы абзар чорына филиаллар ремонтны тулысынча төгәлләячәк. Тулаем район буенча да эшләр яхшы. Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов әйтүенчә, кышкы чорга терлек азыгы әзерләүдә барлык хуҗалыклар да оешкан төстә эшләгән.
     - Бүгенге көндә районда 70 мең тонна сенаж, 8,5 тонна печән, 5 мең тонна салам бар. Кукуруздан да яхшы масса алырбыз дип өметләнәм. Димәк, кышкы чорда ныклы азык базасына ия булачакбыз. Терлек азыгының сыйфатына да нык игътибар итик. Моның өчен аларны 1 сентябрьгә кадәр анализга тапшырыру мөһим. Малларны ашатуга – эчертүгә фән нигезендә якын килергә, өстәмәләр кулланырга, югалтуларга юл куймаска кирәк, - дип билгеләп үтте Тәлгать Халитов. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагын алып бару продуктлы көтүнең генетик һәм физиологик үзенчәлекләренә бәйле. Бу хакта бүген районның зооветеринария белгечләре: агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов, «Нәсел» ҖЧҖ директоры Закирҗан Буркеев һәм баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов тагын бер кат искә төшерде.

      - Терлекчелектәге барлык эшләр кеше факторына бәйле. Беренче чиратта фермада тиешле тәртип урнаштырырга кирәк. Хәзер хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы белән проблема булырга тиеш түгел. Авылда терлекләр күп. Ферма булмаса, авылда да терлек калмаячак. Сез семинарга яхшы әзерләнгәнсез. Мондый төзек, чиста биналар һәр хуҗалыкта булырга тиеш. Бүген без кабул итү пунктларына 80 тоннага якын сөт тапшырабыз. Әмма бу күрсәткеч чик булырга тиеш түгел. Безнең мөмкинлекләр күп һәм аларны дөрес кулланырга кирәк, - дип нәтиҗә ясады район Башлыгы Марат Гафаров. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International