Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Яковлев Константин Геннадиевич эш визиты белән Чүпрәле районында булды. Визит барышында ул Чүпрәле районының барлык милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән танышты, анда һәр вәкиллек мини-чыгыш әзерләде.
Алга таба Ассамблея эше, киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.
Константин Яковлев районнарда этнокультураны үстерергә, җирле туризмны оештырырга, төрле концертлар белән районнарга, регионнарга барырга кирәклеген билгеләп үтте.
- Безгә традицияләрне дәвам итәргә, көнкүрешебезне саклап калырга һәм аларны яшь буынга тапшырырга кирәк. Бу безнең беренче чираттагы бурычыбыз, - диде Константин Геннадьевич үзенең чыгышында.