Буа шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2020" XX фестиваленең зона этабы Гала-концерты узды.
Нәтиҗәләр буенча, "Вокал – соло” номинациясендә Павлова Василиса, Михайлова Юлиана 1 урын, Аврелькина Ангелина 2 урын, Гайнетдинов Динә 3 урын яулады.
«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә - «Юрай» коллективы - 1 урын. «Хореография» номинациясендә - «Яшьлек» халык хореография коллективы - 2 урын, «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле - 3 урын алдылар. Алар фестивальнең финал өлешендә Казанда чыгыш ясаячак.