Район Советы утырышы хакында

2020 елның 21 августы, җомга

     Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 20 августындагы 31 номерлы карары белән өченче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы чакырыла.

     Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:: 

  1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында»Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2019 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

  2) Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән дотацияне алмаштыруны килештерү турында.

  3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы советының өченче чакырылыш эш йомгаклары турында.

  4) Төрлеләр.

    Район Советы утырышы 2020 елның 28 августында сәгать 10:00 Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International