Бал ярминкәсенә рәхим итегез!

2020 елның 21 августы, җомга

   2020 елның 27 августында 9.00 сәгатьтә Иске Чүпрәле авылының үзәк мәйданында бал ярминкәсе узачак.

  Ярминкәгә килүчеләр өчен балның төрле сортлары һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә кунаклары балның күп төрләрен татып карый, умартачылар белән турыдан-туры аралаша, җитештерү нечкәлекләренә төшенә, ә иң мөһиме - кышкыга бал запасы туплый алачак. Балдан тыш, умартачылыкның башка продуктларын: чәчәк серкәсе, перга, прополис, җиһазлар һәм ветеринария препаратларын һ. б. сатып алу мөмкинлеге дә булачак. 
     Бал ярминкәсенә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International