Иске Шәйморза авылында гомер итүче Сабирия Әхтәмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

   Бүген Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында гомер итүче Сабирия Галиулла кызы Әхтәмова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илһамия Мөхитова котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

   Сабрия Галиулла кызы Иске Шәйморза авылында туып-үсә. Колхозда эшли. Ире Әмир абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, кызганычка каршы, берсен җирләргә дә туры килә. Әнвәр абый да бүген бу доньяда юк инде. Юбиляр улы Рамил белән үз йортында яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International