Чүпрәледә 2019-2020 уку елына йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

   2020 елның 19 августында район мәдәният йортында Чүпрәле районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе булып узды.

    “Укучыларга һөнәри белем бирү юнәлешендә ныклап эшләргә кирәк!”. Район Башлыгы Марат Гафаров белем бирү учреждение җитәкчеләре алдында әнә шундый бурыч куйды. Шул рәвешле, районда традицион август киңәшмәсе белән узган уку елына йомгак ясалды һәм яңа 2020-2021 уку елына старт бирелде.

   Быел укытучыларның авгут киңәшмәсе, пандемия булу сәбәпле, гадәти булмаган форматта узды. Узган елгы катнашучылар арасыннан бары тик мәктәп директорлары, педагогик хезмәткәрләр-ветераннар, яшь белгечләр генә бар иде.

   Конференция эшендә район Башлыгы Марат Гафаров, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

   Киңәшмә башланыр алдыннан катнашучылар район мәдәният йорты каршындагы ачык һавада әзерләнгән белем бирү учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән танышты. Мәгариф оешмаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, мәктәп яны участоклары күргәзмәләрен карап чыкты.

    Күркәм гадәт буенча лаеклы ялга китүче ветеран укытучылар, аннан аларга алмашка килгән яшь педагогларны хөрмәтләү тантанасы булды.

   Узган уку елына нәтиҗәләр һәм яңаларына булган бурычлар белән мәгариф бүлеге җитәкчесе  Илсур Халитов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус аркасында килеп туган хәл мәгариф системасын яңа сынаулар алдына куйган. “Дистанцион формага күчү җиңелләрдән булмады, чөнки уку процессын тулысынча үзгәртергә кирәк иде, техник яктан тәэмин ителешләр дә кыенлык тудырды”, - диде җитәкче. Мәгариф системасы алдына куелган шушы бурычларны уңышлы башкарып чыгулары өчен барысына да рәхмәтен белдерде.

   Яңа уку елында  мәгариф оешмасы челтәрендә үзгәрешләр  булмаячак.  Районда электәгечә үк, 29 гомуми белем бирү учреждениесе, 20 мәктәпкәчә учреждение, 1 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм тармак технологияләре техникумы эшчәнлеген дәвам итәчәк. 1 сентябрьдә мәктәпкә район буенча 2045 укучы барачак, шуларның 171 е – беренче сыйныф укучылары.

   Мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында гамәлдәге мәгариф учреждениеләре биналарын заманча таләпләргә китерү тора. Быел Иске Чокалы мәктәбе капиталь төзекләндерелде. Шулай ук, «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, Чуваш Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге булдырылды.

   Исегезгә төшерәбез, әлеге үзәк узган ел 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә оештырылган иде. 2021 елга план буенча Түбән Чәке, Уби, Иске Кәкерле һәм Яңа Уби мәктәпләрендә әлеге үзәкне булдыру каралган.

   Мәгариф бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, узган еллар белән чагыштырганда, 6 фән: профиль математика, физика, әдәбият, тарих, география, химия буенча БДИ тапшырганда уңай нәтиҗәлелек күзәтелә. Математика буенча уртача нәтиҗә 1,67 баллга яхшырган. БДИның күпчелек фәннәре буенча уртача баллар Яңа Элмәле, Зур Чынлы һәм Кече Чынлы мәктәпләрендә югарырак. Шул ук вакытта берничә белем бирү учреждениесендә кайбер фәннәр буенча  БДИ тапшыру балларының кимүе күзәтелә. Моннан тыш, имтиханнарда минималь чикне уза алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары да бар.  – Имтиханнар күрсәткечләренә анализ ясау, белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү буенча максатчан тырышлык кирәклеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Халитов. - Шул ук вакытта быел районда югары балл җыючылар саны 48кә җитте. Бу үткән елдагылардан күбрәк. 25 медаль ияләре белән беррәттән, 25 укучы фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.  

   Чүпрәле районында педагогик белем бирү өлкәсендә барлыгы 629 белгеч эшли. Шуларның 77,58%  - беренче яки югары квалификация категориясенә аттестацияләнгән. Чүпрәле районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында, грантлар алуда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Нәтиҗә ясап, мәгариф бүлеге башлыгы яңа уку елында районның мәгариф системасы алдында торган стратегик бурычлар эшләнүен билгеләп үтте.  

   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов быелгы коронавирус авыруы шартларында республика буенча мәгариф эшчәнлеге системасында  кабул ителгән карарлар һәм бурычлар үтәлеше турында сөйләде. Район мәгариф бүлегенең әлеге сынауны уңышлы үтүенә уңай бәя бирде. Ул яңа уку елы башында ук  мәктәпләрдә кичектерелеп торган урта сыйныф укучыларының белемен тикшерү эшләренә аерым игътибар юнәлтте.

    – Әлеге чараны уздыру Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең аерым контролендә тора. Шуңа күрә  укучыларның белемен тикшерү чарасын уздырганда объектив нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк, - дип нәтиҗә ясады Мөҗипов.

   Конференция эшендә Яңа Элмәле урта мәктәбе директоры урынбасары Елена Мискина һәм Кече Чынлы урта мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Низамованың уку-укыту эшчәнлеге турында докладлары тыңланды. КФУ ректоры Илшат Гафуров конференциядә катнашучыларны югары уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, агымдагы уку елында хезмәтләрендә уңышлар теләде.

   Район Башлыгы Марат Гафаров конференция эшен анализлап, “2019-2020 уку елы уңышлы булды, әмма әле эшлисе эшләр бар,” - диде ул. – Мәгариф системасында уңай динамика күзәтелә. Шулай да, төп бурычларның берсе булып,  белем бирү сыйфатын яхшырту кала. Тулаем алганда, бу квалификацияне күтәрү һәм балалар белән эшләү. Укучыларга һөнәри белем бирү юнәлешендә ныклап эшләргә кирәк. Шул рәвешле,  БДИ тапшырганда сайланган предметлар күрсәткечләрен яхшыртуга ирешергә мөмкин. Зур бурыч, әмма бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.  Район Башлыгы барлык катнашучыларга сәламәтлек, уңышлар, оптимистик рух, яңа уку елында иҗади эзләнүләр теләде.

   Август конференциясенең төп элементы булып, хезмәтләрендә казанышларга ирешкән педагогларны бүләкләү тора. Марат Гафаров, Илшат Гафуров, Рәмис Мөҗипов һәм Илсур Халитов мәгариф хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International