Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр турында

2020 елның 18 августы, сишәмбе

   Иртәгә, 19 августта, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International