Бүген Иске Кәкерле авылы җирлегендә үткән гражданнар җыены Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов, район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашында узды. Агымдагы елның беренче өлешендә башкарылган эшләр турында әлеге җирлек башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Наил Исхаков чыгышы тыңланды.
Бүген Иске Кәкерле авылын үсеш юлында дип әйтерлек ныклы нигез бар. Моннан 10 – 15 ел электәге белән чагыштырганда авылның йөзе танымаслык булып үзгәрде. Кешеләрнең тормыш хәле, көн – күреше шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Һәр авыл кешесен юл проблемасы борчый. Иске Кәкерле авылында да моны чишү буенча күп эшләр башкарылды һәм алга таба да бу юнәлештә зур эшләр билгеләнгән. Авыл халкы тарафыннан да үз җирлекләрен заманча төзек итеп күрү кайгыртучанлыгы сизелеп тора. Әнә үзсалымны да 500 әр сумнан җыйганнар.
Дәүләт аларга ике миллион сумнан артык акча кайтарган. Кайсы урам юлына күпме таш кирәклеге дә билгеле, җирлектә аны бергәләшеп хәл иткәннәр. Район Башлыгы Марат Гафаров авылда барган эшләрне уңай бәяләде. Әлеге дә баягы кайбер эшләр пандемия аркасында тоткарланып торган. Тиздән Чувашиядәге Яманчурино карьерыннан вак таш кайтарырга тотынмакчылар. Марат Ринатович залда утыручыларның сорауларына җаваплар да бирде. Иске Кәкерле халкының кәефе начар түгел, бүген бу иң мөһиме!