Алабуга шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында район башлыкларына 50 «Форд Транзит» микроавтобусыннан ачкычлар тапшыру тантанасы узды. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Тантанада район Башлыгы Марат Гафаровка җиде яңа мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды. Мәктәп автобуслары Алабугада җитештерелгән. Алар мәктәп укучыларын йөртү өчен файдаланылачак.
Муниципалитетларга барлыгы 200 яңа мәктәп автобуслары кайтачак. Татарстанда барлыгы 800дән артык автобус мәктәп аукучыларын йөртүгә җәлеп ителгән.