Юбилейлар котлы булсын!

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

   15 августта Чүпрәле районының озын гомерле кешеләре юбилей даталарын билгеләп үттеләр.
   Юбилярларның берсе - Мидхәт Әхәт улы Шәрәфетдинов, Зур Чынлы авылында яши. Мидхәт абый бик иртә әтисез кала, ул вакытта аңа нибары 3 яшь була. Гаиләдә алар абыйсы белән әниләренә терәк булалар. Балачактан аңа басуда, колхозда эшләргә туры килә. Озак вакытлар ул комбайнчы булып эшли.

  Мидхәт абый агач эшенә дә оста куллы. Күп кенә авылдашларына йортлар, сарайлар сала ул. Үз гомерендә аңа дүрт мәчет төзүдә катнашырга насыйп була.

   Тормыш иптәше Роза апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Роза апа бик кыска гомер кичергән, ул 24 ел элек бу дөньядан киткән. Бүгенгесе көндә Мидхәт абый ялгызы гына яшәсә дә, балалары аның янына бик еш кайталар. 

   Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов килделәр. Кунаклар РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, иң изге теләкләрен теләделәр.

   Бүген Иске Шәйморза авылында Минҗиһан Абзалетдин кызы Халитова да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Ул озак еллар колхозда эшләгән. Кызганычка каршы, ул балачактан зәгыйф, колагы да ишетми, сөйләшә дә алмый. Шуңа да карамастан, ул оптимист һәм ярдәмчел кеше.

   1960 елда Әнвәр Халитов белән алар гаилә кораларлар, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Минҗиһан апа тормышыннан зарланмый, озын гомер бүләк иткән Ходайга бик рәхмәтле.

   Юбилярны гомер бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова котладылар, алар Россия Президенты исеменнән котлау һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International