Пенсия фондына визитсыз гына персональ мәгълүмат белән консультация алырга мөмкин

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы турында мәгълүмат, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, контакт-үзәкнең телефон номеры буенча 2-79-27-27, «кодлы сүз»дән файдаланып алырга мөмкин.

   Кодлы сүз - ул шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни «кодлы сүз»алучылар гына алырга мөмкин.
   Хәзер Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтында гражданинның Шәхси кабинетында («кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «кодлы сүз» не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль узе сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.
    "279-27-27 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматларны ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алачак", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International