Бүген хатын – кызларның машина йөртүенә берәүнең дә исе китми. Аларны без күберәк эш, кибет, балалар бакчасы юлларында күрергә гадәтләнгәнбез. Аларның кайберләре осталык буенча хәтта ир-егетләребезне дә уздырып җибәрәләр. Шуңа күрә автомобиль йөртүче гүзәл затларыбыз арасында ярыш оештыру матур гадәткә әйләнде.
Берничә елдан бирле районыбыз автодромында үткәрелеп килүче әлеге конкурста быел да иң оста автомобильчеләребез катнашты. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдән тыш автомобильне фигуралы йөртергә дә туры килде.
«ЮХИДИ» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактикалау бүлегенең Буа бүлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сиринә Мурзакова сүзләренчә, мондый ярышлар үткәрү тикмәгә түгел. Беренче чиратта ул юлларда йөрүче автомобильчеләрнең белемен камилләштерүне һәм идарә итү осталыгын арттыруны максат итеп куя. Реаль тормышта да, автомобиль йөртү өчен таныклык алган вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тотарга туры килә. Монда да алар шушы принцип буенча ярыштылар.
Әйтергә кирәк, конкурста катнашучы хатын-кызларыбызның осталыгы һәм җитезлеге дә елдан-ел яхшыра бара. Моны исәпкә алынган вакыт күрсәткече дә раслый.
Барлык көндәшләреннән дә өстен чыккан Чуваш Чүпрәлесе авылы кызы Елена Романова үзенең җиңүе хакында болай ди. “ Мин руль артында яңа кеше түгел. Дистә елга якын автомобиль йөртәм. Барлык автомобильчеләрне дә бер-берсенә ихтирамлы булуларын теләр идем”, - ди ул.
Барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, призлы урыннар яулаучылар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде. Республика күләмендә район данын яклаганда Еленага уңышлар телибез.