2020 елның 10 августында тыл ветераны Ольга Яковлевна Маханова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның истәлекле бүләген тапшырырга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килделәр. Алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.
Ольга Яковлевна Чуаш Чүпрәлесе авылында туып-үсә. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр хезмәтләр төшә аның җилкәсенә. Окоп казый, иртәдән кичкә кадәр кырда эшли.
Бүгенгесе көндә юбиляр туганнары белән, абыйлары гаиләсендә яши. Кызганычка каршы, соңгы елларда Ольга Яковлевнаның сәламәтлеге начарланды, сөйләшә һәм хәрәкәт итә алмый. Килене Надежда Николаевна Маханова сүзләренә караганда, авырып киткәнче Ольга Яковлевна бик актив, эшчән, пөхтә, кайгыртучан һәм шат күңелле хатын-кыз булган. Беркайчан да тормыштан зарланмаган.